Размер шрифта: A AA Изображения Выключить Включить Цвет сайта Ц Ц Ц Х

Включить версию для слабовидящих

Главная | Регистрация | Вход | RSSВоскресенье, 25.06.2017, 00:02

Официальный сайт

МБОУ СОШ с.Никифарово

Меню сайта
Разделы
Творчество учащихся [4]
Разное [0]
Творчество учителей [1]
Конкурсы [4]
Мини-чат
Наши праздники
Праздники России
Наш опрос
Оцените наш сайт
Всего ответов: 869
Статистика
Rambler's Top100
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Дневник

Главная » 2008 » Май » 13 » Минем гаиләм тарихы.
Минем гаиләм тарихы.
23:21

Минем гаиләм тарихы.

 Й. Абдуллина - 7 сыйныф укучысы.

Бабамнар җиренең хакын хаклыйм,

Матурлыгын күңелемдә саклыйм.

 

Әйе, вакыт чаба... Яңадан-яңа буыннар җиргә килә тора. Буыннарыңны онытмас өчен үзеңнең нәсел агачыңны белергә иде. Әгәр без борынгы бабаларыбызны онытсак, берникадәр вакыттан соң безне дә онытырлар.

2008 нче ел Россиядә Гаилә елы  дип игълан ителде. Бу безне тагын бер кат шәҗәрәләрне өйрәнү буенча  тикшеренү эшен оештыруның  мөһимлегенә  инандыра.

Туган илеңне ярату, иң әүвәле, үз гаиләңнән, үз авылыңнан башлана. Ата-бабаңнар узган юл - ул халыкның тарихы, илебез тарихы. Менә шуңа күрә дә, җиде буыныңны белергә, белмәсәң эзләп табарга кирәк. Үз халкың, Туган илең белән горурлану хисе әнә шулай туа.

         Гаилә  шәҗәрәсен өйрәнү  бик  зур  әһәмияткә ия. Беренчедән, миндә гаилә әгъзаларына карата хөрмәт уянды, икенчедән, гаилә – мәхәббәт яши торган урын, мине гаиләм мәхәббәттә тәрбияли, миңа  иң яхшы сыйфатларны сеңдерәләр. Мин, балачактан ук, озак йөзә торган тормыш корабленә үзләре белән гаилә педагогикасының зирәк үрнәкләрен, “Гаиләңне, кешеләрне  ярат һәм  үзең дә бәхетле булырсың” дигән  күркәм  фикерне алырга тырышам.

Нормаль җәмгыятьтә кеше бернәрсәне  дә ничек кирәк алай, ашык-пошык  эшләргә тиеш түгел: ул башка буыннарга да нәрсәдер калдырырга, синең борынгы бабаларың кебек, үзе турында истәлек  калдырырга тиеш. Тарих  аерым кешеләр кылган гамәлләрдән  туплана.

Мин данлыклы укытучылар гаиләсенең дүртенче  буыны. Минем нәнәмнең әнисе Сәрбиямал Рәхимова  Бөек Ватан сугышы чорында башлангыч сыйныф укучыларын укыткан. Картәтием – Мәүлит сугышка киткән һәм батырларча һәлак булган. Ә нәнәм берүзе җиде бала карап үстергән. Аларның өчесе аның юлын дәвам итеп, укытучы һөнәрен сайлаган. Минем нәнәмнең зур апасы – Рәшидә Мәүлит кызы бик күп еллар Уфа шәһәренең  10 мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укыткан. Икенче кызы –минем нәнәм – Рәфидә Мәүлит кызы да  башлангыч сыйныф  укучылары укытучысы булып бик күп еллар эшләгән. Аның сеңлесе – Эльза Мәүлит кызы да математика укытучысы булып бүгенге көндә дә эшли. Алар барсы да бик күп мактауларга лаек булганнар. Минем кәртәтием –  Файзуллин Тәбрис Галиулла улы да Никифар урта мәктәбендә  тарих укытучысы булып  эшләгән. Аны әлеге кәндә дә, искә алып, бар халык мактый.

Кәртәтием һәм нәнәем биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Шуларның өчесе әлеге көндә укытучы булып эшли. Алар минем әниемнең апалары: Дания апа, Луиза апа һәм минем әнием. Дания Тәбрис кызы география фәнен укыта – Башкортостанның атказанган укытучысы. Луиза Тәбрис кызы – математика фәннәре укытучысы. Минем әнием – Люция Тәбрис кызы да математика, информатика фәннәрен  үз туган мәктәбендә укыта.

Алар эшләгән бөтен эш  балаларга киләчәктә   әхлаклылык ягыннан  кешеләрнең  социаль үз-үзен тотышын дөрес бәяләргә,  конкуренциягә сәләтле шәхес булырга ярдәм итәр, дип ышанам. Һәм үзем дә алар башлаган данлыклы укытучылар юлын дәвам итәргә хыялланам.

Минем әтием яклап та ике буын медиклар династиясе. Нәнәм – Мәмдүдә Гандалиф кызы безнең дәваханада – фельдшер булып эшләгән. Ә әтием – Илгиз Альберт улы аның юлын сайлап теш врачы һөнәрен сайлаган. Аларны да,  бар халык бик тә ярата.

Мин үз гаиләмнең тарихы белән горурланам. Аларның миңа булган ышанычларын аклармын дип әйтәсе килә.

 

Категория: Творчество учащихся | Просмотров: 1942 | Добавил: nikifar | Рейтинг: 5.0/4 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Форма входа
Поиск
Календарь
«  Май 2008  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Фотографии из школьной жизни
Наши друзья
Друзья сайта

Погода в Никифарово