Размер шрифта: A AA Изображения Выключить Включить Цвет сайта Ц Ц Ц Х

Включить версию для слабовидящих

Главная | Регистрация | Вход | RSSВторник, 20.02.2018, 06:42

Официальный сайт

МБОУ СОШ с.Никифарово

Меню сайта
Разделы
Творчество учащихся [4]
Разное [0]
Творчество учителей [1]
Конкурсы [4]
Мини-чат
Наши праздники
Праздники России
Наш опрос
Нам интересен портрет посетителей сайта
Всего ответов: 704
Статистика
Rambler's Top100
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Дневник

Главная » 2009 » Март » 4 » Язлар җиткәч кайтыр ул.
Язлар җиткәч кайтыр ул.
12:25
 Зөлфия Нәбиуллина,
  Никифар авылы.
Армия сафларында хезмәт иткән чор һәр ир-егет өчен үз авырлыклары белән генә истә калмый, ә аларның характерының чыныгу чоры булып, аларга үзләрен Туган илнең ышанычлы яклаучылары итеп тоярга булышлык итә.
  Никифар авылында яшәүче Рәмил һәм Гөлшат Мөхыйтовлар күптән түгел уллары Фәнис хезмәт иткән хәрби бүлек командирыннан рәхмәт хаты алганнар.  
Анда шундый юллар бар: “93915 хәрби бүлек җитәкчелеге Фәнис кебек ул  
тәрбияләгәнегез өчен сезгә зур рәхмәт белдерә. Хәрби хезмәтен үткән чорда ул үзен гел яхшы яктан гына күрсәтте. Хәрби бурычларын җиренә җиткереп үти, тырыш,  
тыңлаучан. Үзенең һөнәри күнекмәләрен үстерү өстендә күп эшли, коллективта иптәшләре арасында абруй казанды. Күп кенә мактау сүзләренә лаек булды.”
  Фәнис мәктәптә укыганда да тырыш, басынкы булды. Аеруча спортны яратты.
Мәктәп һәм район буенча үткәрелгән ярышларда катнашып, призлы урыннар яулады.
  Бәләкәйдән, шофер булып эшләүче әтисе янында к үп утырып йөрегәнгәдер бәлки, техниканы яратып үсә. Мәктәпне тәмамлагач, Бәләбәйдәге һөнәрчелек училищесында укып, тракторчы- машинист, бульдозерчы- экскаваторчы һөнәрләренә  
ия булып чыга. “Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз...”- дип, исәпли ул шуннан һәм эретеп- ябыштыручылар курсында да укый.
  Армия сафларына алынганчы ул колхозда, ашлык җыю чорында комбайнда эшли, гаиләсенә күп кенә ярдәм күрсәтеп китергә өлгерә.
  Бүген Фәнис Дагестан Республикасы Буйнакск шәһәрендә хезмәт итә. Һәр көн саен телефоннан шалтыратып, әти- әнисе, туганнарының хәлен белешеп тора. Сирәк кенә язган хатларының берсендә ул, 9 нчы сыйныфта укыган туганы Дениска шундый юллар язган: “Әти- әнине тыңла, аларга ярдәм ит! Туган авылның, әти- әни  
кадерен чит җирләргә киткәч кенә беләсең икән...”- дигән.
  Язга Фәниснең хәрби хезмәт срогы тула. Ә әлегә, көннәрне санап һәм сагынып, туган авылында аны туганнары, якыннары, дуслары көтә...
  

 


Категория: Творчество учителей | Просмотров: 1353 | Добавил: nikifar | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Форма входа
Поиск
Календарь
«  Март 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Фотографии из школьной жизни
Наши друзья
Друзья сайта

Погода в Никифарово