Размер шрифта: A AA Изображения Выключить Включить Цвет сайта Ц Ц Ц Х

Включить версию для слабовидящих

Главная | Регистрация | Вход | RSSСреда, 22.05.2019, 16:05

Официальный сайт

МБОУ СОШ с.Никифарово

Меню сайта
Разделы
Летний оздоровительный лагерь [2]
Здоровый образ жизни [8]
Разработки, посвященные здоровому образу жизни.
Патриотическое воспитание [8]
Наши праздники [15]
Родителям [3]
Документация воспитательной работы [11]
Предметные вечера [7]
Правила дорожного движения [2]
Музей [3]
Год семьи [6]
Профилактика вредных привычек [4]
Пожарная безопасность [1]
Документация кабинетов [1]
Учащимся [1]
Пионеры Башкортостана [1]
Документация библиотеки [2]
Мини-чат
Наши праздники
Праздники России
Наш опрос
Нам интересен портрет посетителей сайта
Всего ответов: 705
Статистика
Rambler's Top100
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Статьи » Патриотическое воспитание

Вечер, посвященный памяти Раиля Шакурова. (на татарском языке)
Раил Шакуров истәлегенә багышланган кичә.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Абдуллина Л.Т.

1. Алып баручы:
Кеше каны юа сине Җирем
Кипшенергә хәтта юк ара…
Ни коткарыр сине?!
Батырларны,
Үлемсезлек кенә коткара.

Хәерле көн хөрмәтле авылдашлар, укучылар, укытучылар hәм кунаклар!

Хәрби хезмәтен үтәгәндә hәлак булган якташыбыз, Раил Шакуров истәлегенә багышланган кичәбезне ачык дип белдерәм.

    Бүген бездә кунакта: безнең хөрмәтле пенсионер укытучыларыбыз Раил Шакуровның әнисе - Асия апа Зияз кызы, ул укыган чордагы мәктәп директоры - Венера апа Минһаҗ кызы, Махира апа Гәзизьян кызы, Раил Шакуровнын классташлары, туганнары: Уфадан укытучы апасы Иркә апа Шакурова, фәннәр академиясы геологы абыйсы Рушан абый Шакуров, дуслары, классташлары hәм күршеләре.
   Башкортостан республикасы хәрби диңгез собраниесенең председателе Могильников Юрий Александрович, хәрби диңгез собраниесенең Әлшәй районы вәкиле Хазигалиев Рамил Валиевич күп бүләкләр кавалеры, «Кызыл таң» газетасының үз хәбәрчесе Хакимов Рәүф Барый улы, безнең мәктәпне тәмамлаучы, хәрби диңгез флотында хезмәт итүче Гарипов Альфред Иванович, колхозыбыз житәкчесе Валиев Вил Марат улы hәм башкалар.
Залга Башкортостан республикасынын байрагын алып керергә рөхсәт.
(Гимн) Залга байракны Башкортостан пионерлары алып керә.

2. Алып баручы:
Башка кешеләр хәтердә саклаганда, вафатлар да яши, ди халык.
Гасырлардан гасырларга, буыннан буынга күчә-күчә, халык хәтерендә кемнәрнең исеме саклана соң?
Бу сорауга мин: «Әлбәттә, барыннан да бигрәк, Ватан иминлеген саклауда канын кызганмаган, соңгы сулышына кадәр сөйгән халкына тугры калган олы җанлы каhарманнар дияр идем, hәм шулар арасында авылдашыбыз – подполковник hәм диңгез авиациясен хезмәтләндерүче зур хәрби часть командиры Раил Шакуровның исемен атар идем.
Ул 1956 елның 15 ноябрендә Никифар авылында безнең хөрмәтле укытучыларыбыз Асия апа hәм Кадыйр абыйларның үрнәкле гаиләсендә төпчек малай булып дөньяга килеп, алты яшьтә мәктәпкә киткән.
Ул, дуслары белән уйнап – шаярып, Дим буйларында балык тотып, әти-әнисена ярдәмләшеп, акыллы бала булып үскән. Белемгә бик зур омтылыш күрсәтеп, 10 сыйныфны тик «5» билгеләренә генә тәмамлаган.
Кечкенәдән ук аны хәрбиләр хезмәте үзенә бик нык тарткан, бик теләп «Зарница» уеннарында катнашкан, hәм үзенең осталыгын, талантын күрсәткән. 7 сыйныфтан башлап «Советский воин» журналын алдырган. 8 сыйныфны тәмамлагач, Суворов училищесына барырга уйлаган. Яше җитмәвен белгәч, авыл хакимиятенә барып, яшен арттырып язуларын сорап йөргән хаттә. Әммә ризалашмаганнар.
Мәктәптән соң Иркутскидагы югары хәрби авиация- техник училищесын кызыл дипломга тәмәмлаган hәм хәрби хезмәтен Кырымда Севастополь хәрби округында башлаган. Шул ук вакытта читтән торып Нахимов исемендәге югары хәрби диңгез академиясен тәмамлаган. Аннан ул, Союз таркалгач, илебезнең Себер якларында хезмәт иткән. Туган ил алдында ул hәрчак тугры булып бик күп мактауларга, медальләргә лаек булган.
Тик көтмәгәндә, 2002 елның 21 февралендә, бөтен илебезне тетрәндергән авиация фажигасендә, бер төркем югары командирлар арасында, безнең авылдашыбыз Раил Шакуров та hаләк булган.
Сыйдырырга шушы югалтуны
Житми хаттә акыл колачы…
Ачы, диләр, үлем ачыларын,
Хәтер сызлануы мең ачы!
Авылдашыбыз Раил Шакуровны бер минут тын калып искә алыйк.

3. Яхшы сүзең булды җан азыгы
Якты йөзең – йөрәк даруы,
Белем серен безгә аңлатканда,
Белмәдең син арып- талуны.

Сүз Раил Шакуров укыган дәвердә мәктәп директоры булып эшләгән Яппарова Венера Минһаҗ кызына бирелә. Рәхим итегез.

4. Егет булсаң, ия бул син
Җитмеш төрле hөнәргә,-
Осталыгың белән җирдә,
Эз калдыр син гомергә!

Раил Шакуровның абыйсы Уфада фәннәр академиясенең геологы Рушан Шакуровка сүз бирелә.

5. Сулкылдыйдыр hаман ул хәтердә.
Раил Шакуровның язмышы,
Ә хәтердә hаман гөрләвекләр,
Куакларда сайрый яз кошы.

Раил Шакуровның классташлары исеменнән Хафизова Рәзилә Мидхәт кызына сүз бирелә.
Шулай ук классташлары исеменнән Яровая Нурия Әхәт кызына сүз бирелә.

6. Туган авылым минем,
Куеныңда синең,
Гөрләп үтте үсмер елларым
Жәйләреннән ямен,
Икмәгеннән тәмен
Татып туды тәүге җырларым.

Раил абыйның күршесе, балачак дусты Ганиев Фәрит Мансур улына сүз бирелә.

7. Ал таң ата, кояш калка,
Көр күңелләр гөр килә.
Ал таңдай атып, кояштай балкып,
Безнең пионерлар килә.

Сүзне Раил Шакуров исемен йөреткән дружина пионерларына бирәбез.
8. Жилләр какса тәрәзәмне,
Яшь чакларың искә төшә.
Бары шундый вакытларда
Биреләмен татлы хискә.

Йортыбызнын hәр ташыннан
Эзлим синең эзләреңне,
Бер ишетергә тилмереп,
Әнкәй дигән сүзләреңне.

Гүрең салкындыр, бәбкәем,
Жылытасы килә кереп,
Йоклатасы иде гелән,
Мамык юрганнарга төреп.

Хәстәрлекле бала идең,
Белдең кешелек кадерен.
Күңелеңдәй иркен булсын,
Саф нурдай булсын каберең.
_________________________

Миңа яшь hәм тәм биргән
Әниемә рәхмәт!
Кадер hәм белем биргән
Әниемә хөрмәт!
Әнкәем, күз нурым, син яшә мәңге!
Әнкәем, кадерлем, син бит сүнмәс кояшым!

Шулай диеп дәшәр иде Сезгә улыгыз, хөрмәтле Асия Зияз кызы. Без дә, илгә шундый батыр ул тәрбияләп бирүегезгә, Сезгә рәхмәт әйтеп жыр багышлыйбыз. Җырлый Регина Садыкова.

9. Күңелләр канатлансын,
Тапланмасын, саф калсын.
Безнең килер буыннарга
Тыныч тормыш саклансын!

«Правда» авыл хужалыгы кооперативы белән берлектә мәктәп дирекциясе hәм «Кызыл таң» газетасы редакциясе иң яхшы укучы hәм ижтимагый эштә актив катнашучы балаларга премия булдырды. Ул премия Раил Шакуров исемен йөртә. Шул премияләрне тапшыру өчен сүз хужалыгыбыз рәисе Валиев Вил Марат улына бирелә.

10. Кояш мәңге балкысын,
Тоеп яшик яктысын.
Бер-беребез өчен сүзнең
Табаекчы татлысын.

Безнең мәктәпне тәмамлаучы, авылдашыбыз, Шаhит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты, «Кызыл таң» газетасының үзхәбәрчесе Рәүф абый Хакимовка сүз бирелә.

11. Батыр булдын Салаваттай ,
Муса кебек түземле.
Утка кергән Матросовтай
Аямадың үзенңе.

Мурзаков Эдик “Батырлар җырын” башкара.

12. Сезнең тормыш юлларында
Булмасыннар киртәләр,
Гел бәхетләр, гел шатлыклар
Китерсәннәр иртәләр.
Безнең мәктәпне тәмамлаучы, хәрби диңгез флотында хезмәт итүче Гарипов Альфред Иван улына сүз бирелә.

13. Сезгә булган чиксез ихтирамнар
Урын алсын йөрәк түрендә,
Шатлык куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын гомер гомергә.

Башкортостан республикасы хәрби диңгез собраниесенең председателе Могильников Юрий Александровичка сүз бирелә.
14.Хәрби диңгез собраниесенең Әлшәй районы вәкиле күп бүләкләр кавалеры Хазигалиев Рамил Валиевичка сүз бирелә.

15. Ана!
Батырлыкның тере hәйкәле ул,
Өйрәтә ул илне сөяргә!
Кыска гына булган гомерне дә
Озын итеп яши белергә.

Сүзне Раил Шакуровның әнисе Асия апага бирәбез.

Барлык аналарга багышлап Садыкова Регина һәм Гарифуллина Лилия җыр башкаралар.


Хөрмәтле укучылар, укытучылар hәм кунаклар!
Көн дә сезне котлап кояш чыксын,
Сезне котлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып,
Һәрчак көннәр имин үтсеннәр.

Сезнең барыгызга да озын гомер, зур уңышлар, шатлыклы көннәр, аяз тыныч зәнгәр күк йөзе телибез.


Раил Шакуров истәлегенә багышланган тантаналы линейкабыз шуның белән тәмам.
Залдан Башкортстан республикасынын байрагын алып чыгарга рөхсәт.
( Гимн)











Категория: Патриотическое воспитание | Добавил: nikifar (22.12.2007) | Автор: Абдуллина Люция Табрисовна
Просмотров: 1099 | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Форма входа
Поиск
Календарь
Фотографии из школьной жизни
Наши друзья
Друзья сайта

Погода в Никифарово