Размер шрифта: A AA Изображения Выключить Включить Цвет сайта Ц Ц Ц Х

Включить версию для слабовидящих

Главная | Регистрация | Вход | RSSСуббота, 23.02.2019, 21:38

Официальный сайт

МБОУ СОШ с.Никифарово

Меню сайта
Разделы
Летний оздоровительный лагерь [2]
Здоровый образ жизни [8]
Разработки, посвященные здоровому образу жизни.
Патриотическое воспитание [8]
Наши праздники [15]
Родителям [3]
Документация воспитательной работы [11]
Предметные вечера [7]
Правила дорожного движения [2]
Музей [3]
Год семьи [6]
Профилактика вредных привычек [4]
Пожарная безопасность [1]
Документация кабинетов [1]
Учащимся [1]
Пионеры Башкортостана [1]
Документация библиотеки [2]
Мини-чат
Наши праздники
Праздники России
Наш опрос
Оцените наш сайт
Всего ответов: 872
Статистика
Rambler's Top100
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Статьи » Патриотическое воспитание

Класс сәгате: "Авылым - горурлыгым". (на татарском языке)
      Класс сәгате: "Авылым - горурлыгым".
     Укытучы: Сафиуллина Зөмәрә Минигали кызы.

   Дәреснең максаты:
укучыларны туган як тарихы белән таныштыру, авылның үткәне  һәм бүгенгесе белән танышу; туган төбәгебезне ярату, аның белән горурлана белү хисе, туган җиргә тугрылык тәрбияләү; туган якның табигате белән танышу, аңа сөю хисе һәм сакчыл караш тәрбияләү, мәрхәмәтле һәм игтибарлы булырга өйрәнү.
     Җиһазландыру:
1. Башкортстан картасы.
2. Балалар иҗаты – рәсемнәр, иншалар күргәзмәсе.
3. Плакатлар: “Табигатьне саклауны мин изге эш дип саныйм. Бу –
Туган илнең матурлыгын саклау һәм арттыру.” /Л.Леонов/;
“Илен белмәгән – игелексез,
Халкын белмәгән – холыксыз,
Ә нәселен белмәгән – тарихсыз.”
“Үз илең – алтын бишек!”
“Алтын-көмеш яуган җирдән туып үскән ил яхшы.”
“Туган җирнең тузаны да кадерле, әреме дә хуш исле.”
4. Үзешчән рәссам Хафизов Мидхәтнең картиналар күргәзмәсе.
       2006 ел – Башкортстан Президенты тарафыннан “Төзекләндерү елы” дип игълан ителеде, ә киләсе елда республикабыз халкы Башкортстанның Руссиягә үз ирке белән кушылуына 450 ел тулуын билгеләп үтәчәк. Төзекләндерү – ул өйләр төзү, матур урамлы авыллар булдыру, табигатькә игътибарлы булу. Тирә - як мохитны саклау, табигать байлыкларын дөрес файдалану хәзерге вакытта зур проблемага әйләнде. Үз халкының үткәнен белгән, аның белән горурланган һәм киләчәктә аңа хезмәт итәргә әзер булган белемле, зыялы, сәламәт шәхес тәрбияләү – безнең төп бурыч. Бүгенге дәрестә без авылның кыскача тарихы, аның күренекле кешеләре, гореф-гадәтләре, табигате белән танышырбыз.
                    Туган өен белмәгән
                    Туган авылын белерме?
                    Туган авылын белмәгән
                    Туган илен белерме?
     Туган як! Аның шифалы һавасын сулаган, саф суларын эчкән, иркен болыннарында тәгәрәп үскән кеше беркайчан да туган ягын оныта алмый. Кешене туган җире ашата, үстерә, гүзәл табигате белән иркәли. Җир! Шушы кыска гына сүз эченә халкыбызның тарихы да, язмышы да салынган.
                    Безнең өчен бит бу изге туфрак,
                    Тамырыбыз моннан таралган.
                    Милләтебез монда яралган,
                    Һәрбер нәсел үзенә җан алган.
     Безнең Туган илебез Русия диеп атала, ә туган дәүләтебез – гөлчәчәкле Башкортстан. Ә инде туган авылыбыз Никифар Башкортстан дәүләтенең кечкенә бер өлешен тәшкил итә. Башкортстан картасында ул бер нокта гына булып күренсә дә, туган авылыбыз безнең өчен иң зур, иң кадерле җир булып тоела.
    Никифар авылы Әлшәй районының көньяк-конбатышында, табигатьнең иң матур кочагында – җырларда җырланган Дим елгасының сул як ярына урнашкан. Аны һәрьяклап урман, таулар, саф салкын сулы чишмәләр уратып алган. Безнең авыл бар яклап та алга киткән, шәһәрчә матур итеп төзекләндерелгән, заман белән бергә атлаучы авыллар исәбендә тора. Үз тарихын 18 гасырда ук саный башлаган Никифар авылы бүгенгә кадәр ниләр генә күрмәгән дә, ниләр генә кичермәгән.
                Кеше җирдә йорт – җир, нигез кора,
                Тимәс диеп җилләр, салкыннар.
                Зур илемнең рухи хәзинәсе,
                Чал тарихы булган халкы бар.
                Хәтерләүдән курыкма син!
                Үткәннәрне онытма син!
                Бел син ерак бабайларның
                Ничек итеп көн иткәнен,
                Ни иккәнен, ни чәчкәнен,
                Нинди уйлар, нинди моңнар
                Безгә калдырып киткәнен.
       Никифар авылының килеп чыгышы бик кызыклы. Бу урынга иң беренчеләрдән булып Никифор исемле тегермәнче килеп утырган һәм Җәй- Хуҗа елгасында су тегермәне төзеп җибәргән. Архивлардагы язмаларга караганда Никифар авылы 1746 елда барлыкка килгән. 18 гасырда Никифор авылы дип йөртелгән. 19 гасыр азагында гына рәсми рәвештә Никифар исеменә әйләнерелгән. Милләтләре буенча авылда татар, башкорт, чуваш, удмурт, рус халыклары яшәгән. Авыл тирәсендәге урыннар әле булса алар исемен йөртә: Андрей бүләк, Роман төбәге, Смиркә, Урыс ташлыгы. 1782 елда авылга Казан губернасыннан татарлар күчеп килә, алар яшәгән урамны Казаннар урамы дип исемлиләр. 19 гасыр азагында авылда 113 йорт, мәчет, тегермән, биш кибет, базар, умарталык булган. Октябрь революциясенә кадәр авылда 335 йорт, 3 мәхәллә, 3 мәчет булган. Өйләр читән балчыктан салынган, түбәләре саламнан булган. (Фотосурәт күрсәтелә).
      Гражданнар сугышы вакытында авыл аша “кызыллар” һәм “аклар” өч тапкыр үтә. 1920 елда Гафуров Мәҗит җитәкчелегендә беренче совет мәктәбе ачыла, ул Залилов Габдрахман өендә урнаша. 1930 елда “Казаннар” һәм “Никифар” колхозлары төзелә, ә 1931 елда аларны бер “Правда” колхозы итеп берләштерәләр, аның рәисе Ганиев Бәхтигәрәй була.
     1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. Колхоз фронтка 4 автомашина, 200 ат җибәрә. Авылдан 476 кеше сугышка китә. 226 якташыбыз туган җиргә әйләнеп кайта алмый. Сугышта һәлак булганнар истәлегенә безнең авылда ике һәйкәл төзелгән. Авылыбыздан 115 кеше орден, медальләр белән бүләкләнгән. Яу яланында хатын-кызларга да катнашырга туры килә- Гарипова Нәсимә һәм Султанова Маһира апалар. Ир – егетләр фронтка киткәч бөтен эш, авырлык хатын – кыз җилкәсенә төшә. Ямалиева Латыйфа. Мөхитөва Наҗия, Низамиева Зәкия апалар трактор артына утыралар. Шәйхетдинова Бибинур, Гәбитова Хәҗәр апалар комбайн, Габдрахманова Зәкия апа автомашина йөртәләр.
    Сугыштан соңгы елларда авылны төзекләндерү буенча бик күп эшләр башкарырга туры килә. “Правда” колхозының чирек гасырга якын тарихы оста оештыручы, ике Ленин ордены, сугыш ветераны, башка зур дүләт бүләкләре иясе Әхмәт Әхмәт улы Зиннатуллин исеме белән бәйле. Ул лаеклы ялга киткәч, аны Ганиев Азат Минигали улы алыштыра. Авылда яшьләр өчен 40 йорт төзелә, табигый газ кертелә, хуҗалык биналары, гаражлар, складлар төзелә.
   50 урынга исәпләнгән яңа Никифар участок дәваханасы, амбулатория, тоз шахтасы төзелә. Бар урамнарга да су үткәрелә, асфальт салына. Ике катлы балалар бакчасы төзелә. Ул зәвыкь белән төзелгән, бассейны да, кышкы бакчасы да, төрле уен бүлмәләре дә бар. Республика буенча иң күркәм балалар бакчасы халык-ара конкурсында катнашып “Матур балалар бакчасы” исеменә лаек булды. Хәзерге көндә авылда 336 йорт, 1050 кеше исәпләнә. Авыл уртасыннан Җәй – Хуҗа елгасы ага, ул Сары саз төбәгеннән башланып Дим елгасына коя. Әмир тавы, Бакый тавы, Башкорт тавы үзләренең биеклеге, матурлыгы белән авылыбызның яме булып тора. Шулай ук Бәләкәй бүләк, Чаршау каен, Керәч башы, Салкын кое, Текә таш дип аталаган урыннарны да халык бик ярата, табигате беән соклана һәм аларны сакларга тырыша.
    Авылыбызда заманча төзелгән биналар да күп кенә: ике катлы бинада колхоз идарәсе һәм авыл советы администрациясе, ә мәдәният йортында зур китапханә, кинозал, бию залы, радио үзәге, телефон станциясе урнашкан.
    1975 елда төзелгән мәктәп бинасында заманча җиһазландырылган бүлмәләр, спортзал, китапханә, хезмәткә өйрәтү бүлмәсе бар. Районда беренчеләрдән булып төзелгән авыл музее, информатика кабинеты эшли.
Авылыбызга ямь биреп торучы дәваханәдә теш дәвалау, физотерапия, массаж кабинетлары, тоз шахтасы, фитобар булдырылган. Тегү пункты, кунакханә, ашханә биналары да авылыбызның яме булып тора. Авыл урамнары асфальтланган, утыртылган күпсанлы агач үсентеләре киләчәктә авылны тагын да күркәмләячәк.
   Авыл халкы теләге буенча төзелгән мәчет безнең авылга ямь биреп тора.
Безнең Никифар авылы үзенең үстергән уллары һәм кызлары белән горурлана ала. Алар арасында игенчеләр, язучылар, укытучылар, табиблар һәм башка бик күп һөнәр ияләре бар. Алар үз бәхетләрен туган якта – шушы төбәктә тапканнар. Авылыбыздан ерак яшәгәннәр дә - безнең горурлык. Тормыш юлы никадәр генә авыр булмасын, һәр кеше үз юлын, үз урынын һәм бәхетен таба.
   Авылыбызда туып үскән һәм туган мәктәбебездә белем алган авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Уразлин Марат Харис улы, философия фәннәре кандидаты Масалимов Шамил Мәгъфүрбәк улы, “Буран” орбиталь корабленең 1 класслы очучы-сынаучы Солтанов Урал Назим улы, Башкортстан язучылар Союзы әгъзасы Рәүф Хәкимов, тыныч тормышта үзләренең бурычын үтәгәндә һәлак булган батырларның берсе подполковник, диңгез авиациясен хезмәтләндерүче зур хәрби часть командиры Шакуров Раил Кадыйр улы.
   Шакуров Раил истәлегенә туган көне алдыннан мәктәптә кичә үткәрү традициягә әйләнеп китте. Раил абыйның туганнары, сыйныфташлары катнашлыгында үткән бу кичәдә мәктәпнең алдынгы укучыларына Раил Шакуров исемендәге премия тапшырыла. Раил Шакуров әлшәйлеләр, Никифар авылы халкы һәм укучылары өчен мәңгегә кыю батыр булып кала.
   Шушы авылда туып үскән Хафизов Мидхәт абый белән дә горурлана алабыз. Ул үзешчән рәссам, аның иҗат иткән рәсемнәре балалар бакчасын, авыл дәваханәсен бизәп тора. Ул үзенең картиналарында туган якка булган мәхәббәтен чагылдыра. Хәзер сүзне Мидхәт абыйга бирәбез һәм аның картиналар күргәзмәсенә экскурсия ясыйбыз.
   Безнең авылда туып үскән, хәзерге вакытта колхозда шофер булып эшлүче Гыймадрисламов Зөфәр абый да шигырьләр иҗат итә. Аның туган якка багышлап язылган шигырьләре бик күп. Хәзер без аның “Авылым минем – Никифар!” исемле шигырен тыңлап китик.
          Һәркем мактый үзе туган ягын,
          Җырлар җырлап, шигырь язалар.
          Чөнки аның бар язмышы шунда,
          Шунда туган ата – бабалар.
          Бер ягында матур Дим елгасы,
          Бер ягында матур тавы бар.
          Иң кадерле җирем оҗмах кебек
          Туган авылым минем - Никифар!
          Сагынып кайтыйк без Дим буйларын,
          Әмир тавын, Олы тугайны.
         “Бәләкәй бүләк” дигән җәннәт түрен,
          Өзелеп сайрый торган тургайны.

     Бүгенге көндә без үзебезнең мәктәптә белем алып, туган авыл халкы өчен хезмәт иткән абыйлар-апалар белән горурлана алабыз. Авыр, әмма соклангыч тормыш юлы үткән, матур кызлар, батыр уллар үстергән әби-бабаларыбыз, туган төягебез, туып – үскән җиребез һәммәбезгә дә кадерле. Сулар һавабыз, эчкән суыбыз таза булсын.
        Табигатькә сакчыл караш булса,
        Җирне атып чыгар чишмәләр,
        Эчәр су һәм сулар һава чиста булыр
        Шифа булыр үлән, чәчкәләр.
    Чынан да, һаваның, эчәр суларның пычрануы аяныч хәл. Табигатьне яраткан, киләчәк буыннар алдында җаваплылык тойган һәр кеше туган җиребез күркен саклар өчен барлык көчен салырга тиеш.
Һава – кеше тормышында иң кирәкле әйбер. Завод – фабрикалар, автомашиналар агулы газлар белән безнең сулар һавабызны пычрата. Яшеллек күп булган җирдә һава саф, тын алуы җиңел була. Шуның өчен дә агачлар утыртыйк, урамндагы, су буйларындагы агачларны саклыйк. Себерке әзерләү, җимеш җыю өчен каеннарны, җимеш агачларын ботарлауны туктартырга кирәк.
   Чөнки агач утырту – ул савап кына түгел, ә буыннар тарихын ныгыту да. Табигать кочагында ял итеп, җиләк – җимеш җыйганнан соң үзләре артыннан чүп – чар өеме калдырып китүчеләр бар, ә кайберләре исә учакларын да сүндерергә оныта. РБ Табигать ресурслары министрлыгы хәбәр итүенчә, урман янгыннарының 75 % кешеләрнең саксызлыгы аркасында чыккан. Без, укучылар, һәр ел авылны, урамнны яшелләндерү эшендә катнашабыз, агач үсентеләре утыртабыз һәм аларны тәрбияләп үстерәбез. Сугыш ветераннары белән берлектә 9 май көнендә һәйкәл янында “Хәтер аллеясы” утыртылды.
    Су – җирдәге тереклек өчен иң кирәк матдә. Эчәргә яраклы таза су җирдә бик аз. Елга, күл буйларын таза тоту, эчәр суны саклап тотыну – һәр кешенең изге бурычы.
     Их, яшисе иде озак, мәңге...
     Табигатьтән башка үле без,
     Кемдер, зарыгып бер йотым су сорый –
     Чишмәләрнең кадерен белегез!
Халкыбыз элек – электән чишмә - күлләрне чистартып, саклап, кадерләп торган. Сезгә дә, укучылар, “Чишмә” операциясе игълан итеп, онытылган, авылдан читтә калган чишмәләрне юллап табып, аларны чистартырга кирәк.
Сусыз калсак әгәр, корыячак
Табигатьнең иркә гөле без,
Җилләр иссен, назлы гөлләр үссен, -
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Изге чишмәләргә төкерсәк без,
Саегыр җан, корыр телебез,
Бездән соң да челтерәп – челтерәп аксын,-
Чишмәләрнең кадерен белегез!
        Шулай ук халкыбызның изге урыннанрыннан саналган зиратларны да игътибардан читтә калдырмыйк. Безнең борынгы бабаларыбыз зиратка атнага ике - ө ч тапкыр барып кайта торган булганнар. Аякларына башмаклар киеп кенә, тавыш – тынсыз гына зират капкасын ачып кергәннәр дә, кабер әһелләренә сәлам биргәннәр. Безнең авылда ике зират бар. Һәр елны ата – бабаларыбзның гореф-гадәтләреннән килеп чыккан истәлекле “хәтер көне” өмәсе оештырыла. Ул көнне һәркем ихлас күңелдән эшләргә тырыша. Зиратны чүп-чардан, корыган ботаклардан чистартып, ауган борынгы кабер ташларын торгызып утыртып куялар. Укучылар, без дә ата-бабаларыбызның “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” васыятен истән чыгармыйк. Үзебезнең нәсел – ыруг күмелгән кабер өсләрен тәртиптә тотыйк.
      “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме – яңа йолаларның берсе. Авылыбызны төзекләндерү, күркәмләндерү, булган кимчелекләрне бетерү – бәйрәмнең төп бурычы. Авыл халкы ихлас тырышып, авылдашлары белән очрушу теләге белән янды. Бәйрәмгә килгән кунаклар чыгыш ясады, бүләкләр тапшырды. Мәйданда спорт ярышлары, милли уеннар оештырылды. “Иң матур йорт”, “Иң матур урам” исеменә лаек булучылар билгеләнде. Безнең авылда иң күркәм йортлардан Ганиев Азат абый, Набиуллин Әнүәр абый, Мөхитова Гөлфирә апа, Сафиуллин Хәниф абый, Мөхитов Ренат абый, Кашапов Фаил абый, Мусин Фоат абый йортлары санала. Әйе, авылыбыз соңгы елларда нык үзгәрде. Яңа урамнар барлыкка килде, өй туйлары үткәрелде. Безнең районда да “Төзекләндерү елында” бик күп биналар төзелде. Район үзәгендә “Лачын” спорт сарае, Слак урта мәктәбе, Ташлы сусаклагычы, поликлиника, сәүдә үзәкләре һәм башка бик күп төзелешләр алып барылды.
Укучылар, бүгенге дәрескә әзерлек вакытында сез туган авылга багышлап иншалар яздыгыз, рәсемнәр төшердегез. Без үзебезнең туган як матурлыгын саклар өчен, ата – бабаларыбызның нигезен корытмас өчен, туган җирнең именлеге өчен нәрсәләр эшләргә тиеш соң?
     Безгә барлык көчебез белән табигатьне сакларга кирәк түгелмени?! Ә нигә соң елгаларыбыз пычрана, сулары кими, кырларда чәчәкләр, сайрар кошлар кими. Бу җавапсызлыктан килә. Һәркем эшләгән эше өчен җаваплылык тоеп, булган гүзәллеккә сокланып яшәргә тиеш. Үзебез өчен, киләчәк буыннар өчен саклыйк Туган җирне! Дөньяның бар җирендә дә бездәге кебек тәмле корт балы, салкын кымызлар, шифалы сулар юк. Бүгенән үк җиң сызганып эшкә тотынырга кирәк. Әгәр без яшь агачлар утыртсак, гөлләр үстерсәк, чишмәләрне, елгаларны тазартсак – шунда гына ата-бабаларыбызның нигезе сакланыр.
        Яшәсен урман-кырларым,
        Күктә тургай сайрасын.
        Гөл-чәчәкләргә күмелсен,
        Гел яшәсен Ватаным!
        Әй син, Кешем, миһербанлы булчы,
        Җир, су, һава – табигатемә.
        Чапма тамырын, буыннар тарихын,
        Бөртеген дә рәнҗетмә, тимә!
        Әй, кешеләр, соңга калмыйк,
        Эшкә тотыныйк, әйдәгез!
        Кадерлик без Җир – ананы,
        Бетсен чүбе, тузаны.
        Барыбызга бер ана ул,
        Гөлгә күмик без аны
     Кеше китә - җыры кала. Бу дөньяда без яшибез икән, үзебездән соң калган буыннарга аналарны олылау, туган җиребезне, туган телебезне, динебезне хөрмәт итү, табигатьне саклау кебек күркәм сыйфатларны, гореф гадәтләрне яшь буынга тапшырырга, мирас итеп калдырырга тиешбез.
       Чәчәкләрдән матур илең булу,
       Анда яшәү нинди күңелле!
       Ерак үткәндәге йөз елга да
       Бирмәс идем бер көнемне.
       Бәхетле булып тудык без
       Бу якты илдә.
       Хуҗалар булып калырбыз
       Мәңге бу җирдә!

    Кеше китә - җыры кала. Бу дөньяда без яшибез икән, үзебездән соң калган буыннарга аналарны олылау, туган җиребезне, туган телебезне, динебезне хөрмәт итү, табигатьне саклау кебек күркәм сыйфатларны, гореф гадәтләрне яшь буынга тапшырырга, мирас итеп калдырырга тиешбез.
Категория: Патриотическое воспитание | Добавил: nikifar (30.12.2007) | Автор: Сафиуллина Зумара Минигалиевна
Просмотров: 3533 | Рейтинг: 4.8/4 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Форма входа
Поиск
Календарь
Фотографии из школьной жизни
Наши друзья
Друзья сайта

Погода в Никифарово