Размер шрифта: A AA Изображения Выключить Включить Цвет сайта Ц Ц Ц Х

Включить версию для слабовидящих

Главная | Регистрация | Вход | RSSПонедельник, 20.05.2019, 08:05

Официальный сайт

МБОУ СОШ с.Никифарово

Меню сайта
Разделы
Летний оздоровительный лагерь [2]
Здоровый образ жизни [8]
Разработки, посвященные здоровому образу жизни.
Патриотическое воспитание [8]
Наши праздники [15]
Родителям [3]
Документация воспитательной работы [11]
Предметные вечера [7]
Правила дорожного движения [2]
Музей [3]
Год семьи [6]
Профилактика вредных привычек [4]
Пожарная безопасность [1]
Документация кабинетов [1]
Учащимся [1]
Пионеры Башкортостана [1]
Документация библиотеки [2]
Мини-чат
Наши праздники
Праздники России
Наш опрос
Оцените наш сайт
Всего ответов: 872
Статистика
Rambler's Top100
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Статьи » Родителям

Унбиш яшлекләрнең психологик үзенчәлекләре.
Унбиш яшлекләрнең психологик үзенчәлекләре
(9 сыйныфта ата-аналар җыелышындагы сөләшүләр)
Укытыучы:Вәлишина Гөлназ Барый кызы.
      Бу яшьтәге үсмерләр бәйсезлек өчен көрәшә. Бер ел элек кенә алар шат, ачык күңелле булган булса, хәзер исә холыксыз, тотрыксыз табигатьлеге әверелә. Бу яшьтә яшьлек чорына күчү башлана, үсмерләр тормышта үз урынын табу, киләчәк көннәре, нинди белгечлекне өйрәнү, нинди белем алу турында уйланырга тиеш. Әмма алар моның белән кызыксынмый диярлек (бер елдан соң гына шул хакта ныклап уйланырга керешә). Шулай да кайчак булачак профессиянең матур чаткылары яктырып киткәндәй була.
      Үсмер үзен сак тота, башкалар белән аралашмый. Бу аның унөч яшьтәге чагын хәтерләтә (әмма ундүрттәге вакытын түгел). Аның иреген, мөстәкыйльлеген чикли торган һәр нәрсә, һәр сүз үсмерне нык борчый, ярсыта. Кем белән барасың? Кайчан кайтасың? Нәрсә эшләргә җыенасың? кебек вак-төяк сораулар да аңарга үзеннән сорау алу, аның кешелек дәрәҗәсен төшерү, кимсетү булып тоела.
     Мөстәкыйльлеккә омтылу рухы яхшы, әлбәттә. Әмма ул үсмерләрдә кайчакта тупас яки балаларча беркатлы рәвештә чагыла. Үсмер үз фикерләре, планнары белән уртаклашмый, өлкәннәр белән исәпләшми. Ата-аналар да балаларының үзләреннән читләшүен күреп, сизеп тора. Үсмер, әйтерсең лә, үзен шулай тотышы белән: «Сез миңа бала итеп карамагыз»,— ди. Чөнки ул үзен инде өлкән, үсеп җиткән кеше итеп тоя (чынлыкта исә әле апай ук түгел). Мөстәкыйльлеккә омтылуына карамастан, үсмер гаиләнең рухи ярдәменә, андагы тынычлыкка мохтаҗ.
     Унбиш яшьтә кеше җәмгыятьтә үз урынын, әһәмиятен яхшы аңлау буенча яңа этапка керә. Ул яшьтәшләрен һәм өлкәннәрне, өти-әнисен күзәтә, аларның психологик сыйфатларын күрә. Шулай ук үз-үзен аңларга, теге яки бу моментта ни өчен үзен шулай хис итүен белергә тырыша. Ундүрт яшьтә чактагыга караганда тиз кызып китә. Аңарда яңа төрле шатлыклар һәм шикләнүләр барлыкка килә. Хисләр даирәсе киңәя, ул акыл һәм эстетик өлкәләргә дә тарала. Әдәбият укыганда һәм сәнгать әсәрләре белән танышканда элек аңлап җиткермәгән психологик нечкәлекләрне дә сизә башлый. Кайчакта алар, берни дә эшләмичә, тик кенә утыра. Өлкәннәр исә моны ялкаулык дип уйлый. Ләкин болай дип әйтү дөрес булмаска да мөмкин. Бу яшьтәге үсмерләр дә үзләренең хисләре, кылган эшләре, шулай ук башка кешеләрнең хис-той-гылары турында күп уйлана .
    Унбиш яшьтәге үсмер күренеш-вакыйгаларга, үз-үзенә тәнкыйть күзлегеннән карарга мөмкин. Шуңа күрә кайвакытта ул бөтенләй аптырашта кала, үзен «буталган» кеше сыйфатында хис итә.
    Бернинди уй-хәсрәтсез балачак үтеп бара, һәм бу аңарда борчылу хисләре уята. Чөнки тиздән алдагы тормыш турында нинди дә булса җаваплы бер карарга килергә туры киләчәк. Үсмер исә моны яхшы аңлый. Шуңа күрә унбиш яшь - барыннан да бигрәк, тирән уйлану-борчылулар чоры да ул. Дөрес, үсмер әлеге уйлану-борчылуларны ваемсызлык, дорфалык битлеге астына яшерергә омтыла.
     Үсмер, гадәттә, өйдә генә үзен шулай тота, иптәшләре арасында шат күңелле, аралашучан була. Аны даими рәвештә яңарып тора торган ком-панияләр мавыктыра. Шуңа күрә мәктәпкә дә теләп йөри, анда үзен мөстәкыйльрәк итеп сизә, әмма мәктәпкә тәнкыйть күзлеге аша карый. Аңарда әле бер яки берничә якын дус булдыру ихтыяҗы юк. Очраклы рәвештә барлыкка килгән һәм әледән-әле үзгәреп торган мөнәсәбәтләрне яхшы дип саный, шуңа күрә «начар компания»га эләгү һәм аңын, йогынтысына бирелеп китү ихтималы зур.
     Өйдә үз-үзен ничек тотуы өлкәннәрнең аңа карата мөнәсәбәтенә бәйләнгән. Шуңа күрә өлкәннәр түземле булырга, үсмернең: «Уку-белем алу бернигә кирәк түгел»,— дигән һ. б. шундый провокацион сүзләренә әһәмият бирмәскә тиеш. Чынлыкта исә үсмер алай дип уйламый, ул өлкәннәрне үчекләргә, аларның ачуын чыгарырга гына маташа. Еш кына: «Сезнең карашлар инде бик нык искергән, хәзерге заманда берни дә аңламыйсыз» ,— дип тә куя.
Унбиш яшьлекләр укытучыларга әллә ни ышанып карамый, аларга бик кырыс критерийлар буенча бәя бире. Гомумән, унбиш яшьлекләрне укыту, тәрбияләү кыен. Кайчакта алар искиткеч акыллы, тиз төшенүчән була, кайвакытта исә материалны гаҗәп кыен үзләштерә. Нәкъ шушы яшьтәге малайлар дәрес тыңларга яратмый, укуны ташларга омтыла.
   Ике төрле җенес вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләр әкренләп катлаулана бара. Аеруча кызлар малайлар белән кызыксына. (Дөрес, һәммәсе дә дип әйтеп булмый.) Компаниядән тыш вакытта аралашмаган, очрашмаган үсмерләр аерым бер полюста тора. Әмма алар да очрашу турында яшертен генә хыяллана. Спорт яки башка бер эш белән үте мавыккан кайбер үсмерләр генә капма-каршы җенес вәкиле белән кызыксынмый диярлек. Андыйлар күп түгел.
Үсмер малайлар спорт ярышларында, компьютер уеннарында еш катнаша яки шул уеннарны тамаша кылырга ярата. Автомобиль, мотоцикл белән мавыгалар, алармы йөртү хокукы алу турында уйланалар. Гомумән, бу яшьтәге үсмер малайлар — нинди дә булса эш белән шөгыльләнергә, кызлар исә сөйләшергә һәвәс.
    Ата-анапарга бу үсмерләр «критикан», рәхмәт әйтә белми торган кеше кебек булып тоела. Ләкин үсмер характерындагы күп кенә кыен, ямьсез сыйфатлар - тышкы күренеш кенә ул. Бер-ике елдан соң үсмерләрнең рухи көчләре ныгып җитә, дорфалыклары бетә, алар үзләрен тыныч тота башлый. Унбиш яшьлекләрнең «бунты», гыйсьянчылыгы — алар үсешендәге табигый чор. Ата-аналар моны аңласа да, барыбер алар улы яки кызының дорфалыгына үпкәли, кимсенә. Шуңа күрә кайберәү ләрнең үз-үзләрен кызып китүдән тыеп калырга, конфликтны булдырмаска көчләре җитми.
     Үсмерләрнең кыланышына карап, ата-аналар, без улыбызга (кызыбызга) кирәк түгел, ахры, дип уйлый. Чынлыкта исә үсмерләр аларның ярдәменә бик тә мохтаҗ, әмма башкачарак, «өлкәннәр - бала» мөнәсәбәтләре инде бетте дияргә була. Тиздән ул яңа мөнәсәбәтләр — өлкәннәр һәм кечерәк яшьтөгеләр арасындагы мөгамәләләр белән алмашыначак. Ата-аналар шуны никадәр иртәрәк аңласа, үсмерләрнең «бунтын» да алар җиңелрәк кичерәчәк, үзара ихтирам итешү һәм мәхәббәткә нигезләнгән мөнәсәбәтләр тизрәк урнашачак.
Категория: Родителям | Добавил: nikifar (07.01.2008) | Автор: Валишина Гульназ Бариевна
Просмотров: 1284 | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Форма входа
Поиск
Календарь
Фотографии из школьной жизни
Наши друзья
Друзья сайта

Погода в Никифарово